Центральная библиотека

"Нәүрүз"

24 март көнне Бикбау авылы мәдәнят йорты каршында "Нәүрүз"- язны каршылау, Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәме уздырылды. Татар халкының милли йолаларын искә төшереп Нәүрүз такмаклары әйтелде, күңелле уеннарда балалар белән бергә бәйрәм тамашасына килгән авылдашларыбыз да бик теләк катнашты. Нәүрүзбикә бәйрәмгә килгән барча халыкны бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек теләде. Балаларга табигатьне сакларга, елгаларның суы саекмасын, урманнарда киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын, ә үләннәр гел яшел булсын дигән үтенечен җиткерде. Бәйрәм күңелле узды, азактан бергәләп ботка ашадык, коймак белән чәй эчтек .