Центральная библиотека

"Нәүрүз мөбәрәк булсын"

23 мартта Кадрәк мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. "Нәүрүз мөбәрәк булсын" дип аталган күргәзмә төзелеп укучыларга тәкъдим ителде. Минзәлә шәһәре "Веста" яшьләр үзәге, Кадрәк авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында уздырылган бәйрәмдә катнашучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар, төрле уеннар уйнадылар, коймак белән чәй эчтеләр.