Центральная библиотека

Нәүрүз бәйрәме

21 нче март - Нәүрүз-мөселман дөньясында Яңа ел башлануны билгели торган көн. Җиребезгә яз фасылы ныклап аяк баса. Нәүрүз бәйрәме уңаеннан, Әтрәкле китапханәсенә кунакка "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы килде. Бергәләп нәүрүз такмаклары әйттек, җырлар җырладык, уеннар уйнадык. Язга багышлап мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Салават күпере журналыннан биремнәр эшләнде.