Центральная библиотека

"Күңелеңдә шигырь йөрткән кеше бәхетле була"

Тат.Мөшеге авыл китапханәсе 21 нче мартта Халыкара шигьрият көне уңаеннан "Тамчыкай" балалар бакчасына күчмә китапханә оештырды. "Күңелеңдә шигырь йөрткән кеше бәхетле була" дигән китап күргәзмәсе булдырылды. Кечкенәләр үзләре яраткан шигырьләрен сөйләделәр, өйләренә китаплар алдылар.