Центральная библиотека

"Язгы изгелек атнасы"

15 март көнне, "Язгы изгелек атнасы" акциясен дәвам итеп, Тулбай авыл китапханәчесе Билалова И, клуб мөдире Гатина Ф, авыл советы җитәкчесе Маулин Фазыл Мөнир улы, авылыбызның өлкән буын кешесе Гараева З. белән берлектә, Минзәлә шәһәренең шәфкатьлелек йортына бардык. Якташ язучыбыз Салисә Гәрәевага һәм өлкәннәргә үзебезнең бүләкләребезне тапшырдык. Салисә апа үзенең язган китабын бүләк итте.