Центральная библиотека

"Китап минем дустым"

15 март көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Кояшкай" балалар бакчасында булды. "Китап минем дустым" дигән библиографик дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты: яшьтән ук балаларны китап белән кызыксындыру, китапка карата ихтирам уяту. Шулай ук балаларга әкиятләр укылды, бармак уеннары уйнатылды. Ә балалар үз чиратында уку белән кызыксынуларын, белемгә омтылуларын күрсәттеләр.