Центральная библиотека

"Китаплар да ярдәм көтә"

Язгы игелек атналыгын дәвам итеп, Әтрәкле китапханәчесе "Кояшкай" балалар бакчасында "Китаплар да ярдәм көтә" исемле чара үткәрде. Китап докторлары буларак, байтак "авыру" китапка ярдәм күрсәтелде. Белем чишмәсе булган китапларга сак кына ертмыйча карау, чиста куллар белән генә кагылу кебек киңәшләр бирелде. "Сәламәтләнгән китаплар безгә рәхмәт әйтәләр - аларның гомерләре озыная, тагын бик күп укучыга хезмәт итәчәк" - чаранын төп максаты менә шул иде.