Центральная библиотека

"Яз фасылы шагыйрьләр иҗатында"

Югары Тәкермән авл китапханәсе "Шатлык" балалар бакчасында "Яз фасылы шагыйрьләр иҗатында" исемле балалар иртәсе үткәрде.
Бакчада тәрбияләнүче балалар күз бәйләп китаплар сайладылар, ә китапханәче алар сайлаган китаптан яз турында шигырьләр укыды.
Күргәзмәгә Ш.Галиев, Йолдыз Шәрәпова, Әлфис Гаязов, Булат Садертдиновларның балалар өчен язылган китаплары куелган иде.
Соңыннан балалар үзләренен яз турында өйрәнгән шигырьләрен яттан сөйләделәр.