Центральная библиотека

"Язгы изгелек атнасы"

11 март көнне Иркәнәш авыл китапханәчесе "Язгы изгелек атнасы" уңаеннан Тегермәнче авылында яшәуче инвалид бала - Ярмиев Рәсүл янына барды, аңа уку кирәк яраклары һәм китап бүләк итте. Укытучысы Гәрәева Вәсимә катнашында Рәсүл белән әкиятләр укыдык, "Сабантуй" журналыннан башваткычлар чиштек.