Центральная библиотека

"Кояш кебек балкыгыз"

8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне хөрмәтенә Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә "Кояш кебек балкыгыз" дигән күргәзмә оештырылды. Мәдәният йортында Тат.Мөшеге урта мәктәбе белән берлектә бәйрәм белән котлап концерт куелды. 5 нче класс укучылары курчак театры күрсәттеләр. Әниләребез хөрмәтенә матур шигырьләр укылды, җырлар башкарылды, "Мирас" клуб берләшмә членнары татар милли өен бизәү буенча күренеш тәкъдим иттеләр.