Центральная библиотека

"Әниемнең җылы кочагы"

8 Март - Халыкара Хатын-кызлар көне хөрмәтенә Әтрәкле китапханәсе "Әниемнең җылы кочагы" дигән чара үткәрде. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәнең актив китап укучы әниләре hәм аларның кызлары белән конкурслар үткәрдек. Матур итеп шигъри тел белән хат язу, мәкальләрне дәвам итү, кулдан чәчәк ясап, тамашачыларны бәйрәм белән котлау, өйләрдә сакланучы электән килгән кадерле истәлекләрне матур итеп күрсәтү, җыр, бию, кызыклы һәлләр күрсәтү кебек бәйгеләрне әниле - кызлы гаиләләр бик актив hәм җиренә җиткереп башкардылар. Конкурслар матур җыр-биюләр, шигъри минутлар белән үреп алып барылды.