Центральная библиотека

"Изге җанлы әниләр"

8 нче март бәйрәме уңаеннан Усай авыл китапханәсендә "Изге җанлы әниләр" исемле китап-журналлар күргәзмәсе куелды. "Яшел лампа" берләшмәсенә йөручеләр белән берлектә "Яз, мәхәббәт, матурлык турында" исемле ял кичәсе үткәрелде. Кичәдә яраткан шагыйрьләребезнең шигырьләре укылды, җырлар җырланды, мәкальләр әйтелде, төрле биремле уеннар уйналды. С.Фирая М.Кәбировның "Мәхәббәт турында хикәя" сен укыды. Хикәя эчтәлеге буенча фикер алыштык. Хөршидә апа башкаруында мөнәҗәтләр, Рәдисә апаның әниләр һәм матурлык турында үзе язган шигырьләрен тыңладык. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.