Центральная библиотека

"Тормышның язы һәм чәчәге хатын-кыз"

5 нче март көнне Бикбау авылы китапханәсендә халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Тормышның язы һәм чәчәге хатын-кыз" дип аталган күргәзмә ясалды. "Бердәмлектә көч" оешмасы кызларының кул эшләре күргәзмәгә куелды. Кызлар хатын-кызларга багышлап язылган шигырьләр укыдылар, җырлар тыңланды, мәкальләр әйтелде, уеннар уйналды. Соңыннан үзләре пешереп алып килгән тәмлүшкәләр белән теләп чәй эчтек.