Центральная библиотека

"Капка төбе"

5.03.2019 көнне Әтрәкле китапханәсе Мәдәният йорты белән бергә "Капка төбе" дип исемләнгән фольклор күренеш әзерләп күрсәтте. Онытылып баручы гореф-гадәтләребезнең берсе булган - кичке авыл урамы, төрле җырлар, биюләр, такмаклар, уеннар белән тулыландырып, гармун моңына үреп күрсәтелде. Каләм тибрәтергә яратучы Рахматуллина Кифая апа белән Гилмуллина Гөлгенә атап шигырьләр яздылар. Юморист язучы Ләбиб Леронның "Тишек хәтер" исемле әсәре сәхнәләштерелде.