Центральная библиотека

"Алиш варислары"

5 март көнне Югары Юшады авылы китапханəсе "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз" Республика акциясенə кушылды. "Алиш варислары" исемле китап күргəзмəсе оештырылды. "Əкият сөючелəр" берлəшмəсенə йөрүче балаларга китапханəче А.Алиш премиясе лауреатлары һəм аларның китаплары турында сөйлəде. Балалар үзлəре Лəбиб Леронның "Борчак шыттырам", М.Фəйзуллинаның "Чебилəр зарядкасы", Х.Жəлəйнең "Əкиятлəр" китапларын кычкырып укыдылар һəм фикер алыштылар.