Центральная библиотека

"Алиш шагыйрь дә, батыр да"

Тулбай авыл китапханәсе "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" акциясенә кушылды. Урыс авыл "Карлыгач" авыл балалар бакчасы белән бергә А.Алишның тормышы, иҗаты белән таныштык. Алиш әкиятләрен компьютер аша карадык. Л.Шәехнын "Без команда" китабын укыдык. Балалар белән әкият геройларын образларга кереп бергә уйнадык. Балалар бакчасында "Алиш шагыйрь дә, батыр да" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәдә "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" китап күргәзмәсе куелды.