Центральная библиотека

"Наркотикларга без юк дибез!"

ХХ гасыр чумасы исеме алган наркомания афәте кешелекне, бигрәк тә үсеп килүче балаларның, яшьләрнең тормышын җимерә. Начар юлга кереп китмичә, күңеле кушкан һөнәр алып, мул тормышта яшәүче бала - әти - әниләр теләгән иң беренче теләк. Кечкенәдән ук яхшыны яманнан аерырга өйрәнеп үскән бала тирәсеннән бу афәт - бәла ерактан ук урап үтәчәк.
Әтрәкле китапханәсендә "Наркотикларга без юк дибез!" исемле китап күргәзмәсе куелды, балалар белән китаплар һәм газета - журналлардагы материаллар белән таныштык, әңгәмә барышында туган сорауларга җаваплар эзләдек.