Центральная библиотека

"Иң яхшы китаплар сезгә, балалар!"

4.03.19 Усай авыл китапханәсе "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз" Республика акциясенә кушылды. "Иң яхшы китаплар сезгә, балалар!" исемле күргәзмә оештырылды. Китапханәче балаларга А.Алишның иҗаты турында сөйләде. А.Алиш премиясе лауреатлары һәм аларның күргәзмәгә куелган китаплары белән таныштырды. Балалар Ж.Дәрзаманның "Шәвәли шуклыгы", Т.Миннуллинның "Алма бабай" исемле китапларыннан шаян шигырьләр, Ф.Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена", "Хәтерсез күке" әкиятләрен, Җ.Дәрзаманның "Җиләкле көннәр" повестеннән өзекләр укыдылар. Барысы 6 бала катнашты.