Центральная библиотека

"Милли рухыбыз җырчысы"

"Еникины укыйбыз" төбәкара акциясен дәвам итеп, Усай авыл китапханәсе укучыларны "Милли рухыбыз җырчысы" исемле китап күргәзмәсе ярдәмендә публицист, күренекле татар язучысы тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Әмирхан Еникиның "Матурлык", " Ялгыз каз", "Мәк чәчәге " әсәрләреннән өзекләр укыдылар, эчтәлек буенча фикер алыштылар. Укучыларга язучының күргәзмәгә куелган китаплары тәкъдим ителде.