Центральная библиотека

"Әмирхан Еники - матурлык яратучы язучы"

28.02.19 Гөлек авылы китапханәсе Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган "Читаем Еники" акциясенə кушылдык. Кичəдә авылдашларны язучының тормыш юлы белән таныштырылды. Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять", "Матурлык" әсәрләре буенча әңгәмә уздырылды. Салахова Илълимә апа "Әйтелмәгән васыять" әсәрен, Ганетдинова Дания "Матурлык" әсәрен кыскача сөйләделәр. Тыңлаучылар белән бергә анализ ясадык. "Әмирхан Еники - матурлык яратучы язучы" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларга язучының китаплары тəкъдим ителде. #ЧитаемЕники.