Центральная библиотека

"Әмирхан Еники-бөек тел белгече"

27 нче февральдә Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган "Еникины укыйбыз" дигән акциягә Тат.Мөшеге авыл китапханәсе дә кушылды. Әдипнең иҗатына багышлап "Әмирхан Еники-бөек тел белгече" дигән исемдә китап күргәзмәсе ясап куелды. Аның әсәрләрендә үткәнебезне онытмау, гөреф - гадәтләребезне саклау, йолаларны белү турында сүз бара. Иң мөхиме: буыннар арасындагы бәйләнеш - җеп өзелмәсен. Шушы фикерләргә нигезләнеп "Әйтелмәгән васыять", "Җиз кыңгырау", "Матурлык" дигән әсәрләре буенча фикер алышу - "Түгәрәк өстәл" оештырылды. Чара мәдәният йорты белән берлектә үтте. Китап укучыларга әдипнең әсәрләре тәкьдим ителде.