Центральная библиотека

"Соңгы китап"

27 февраль көнне Югары Юшады авылы китапханəсендə татар язучысы Əмирхан Еникинең тууына 110 ел уңаеннан оештырылган "Əмирхан Еникины укыйбыз" акциясенə кушылды. "Соңгы китап" дип аталган китап күргəзмəсе ясалды. Язучының тормыш юлы һəм ижаты белəн таныштырылды. "Бала", "Ялгыз каз", "Кем жырлады?" əсəрлəре кычкырып укылды. "Əйтелмəгəн васыять" повесты тəкъдим ителде. Китапларны бик телəп укырга алдылар.