Центральная библиотека

"Иң яхшыларын балаларга тәкьдим итәбез"

"Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" акциясенә кушылып, Әтрәкле китапханәчесе даими яңартылып торучы "Иң яхшыларын балаларга тәкьдим итәбез" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куйды. 27.02 көнне шушы күргәзмәдәге китаплар белән "Кояшкай" балалар бакчасына барды. Балалар мондагы китапларны бик яратып кабул иттеләр. Әкиятләр, кызыклы шигырьләр укылды. Бигрәк тә, Абдулла Алишның үзенең әкиятләре бала хәтерендә нык уелып калучан.