Центральная библиотека

"Без балачак илендә"

27 февральдә Кадрәк авыл китапханәсе "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" Республика акциясенә кушылды. "Без балачак илендә" дип аталган күргәзмә Кадрәк авыл мәктәбенең 1-4 сыйныф укучыларына тәкъдим ителде. Китапханәче А.Алиш премиясе лауреатлары һәм аларның китаплары белән таныштырды. Укучылар үзләре Р. Миңнуллинның "Телевизор карыйбыз", "Булатларга кунакка", Йолдызның " Ялвару" шигырьләрен, Г. Гыйльмановның "Минем этем" китабын укыдылар. А. Гыймадиевның "Телефонлы кәҗә", "Әләкче" хикәяләре буенча фикер алыштылар.