Центральная библиотека

"Еникине укыйбыз"

Бүген Югары Тәкермән авыл китапханәсе татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына багышланган "Еникине укыйбыз" дигән регионара акциягә кушылды. 8 сыйныф укучылары "Гөләндәм туташ хатирәсе" исемле әсәрен рольләргә бүлеп укыдылар, 9 сыйныф укучылары "Кем җырлады", "Матурлык" дигән хикәяләрен укыдылар, язучының тормыш юлына багышланган презентация карадылар, фикер алыштылар, китапханәче аларны китап күргәзмәсе белән таныштырды.