Центральная библиотека

"Иң яхшы китаплар сезгә, балалар!"

26 февраль көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" акциясенә кушылды. "Иң яхшы китаплар сезгә, балалар!" дигән китап күргәзмәсе төзелде, А.Алиш иҗатына багышланган презентация күрсәтелде, А.Гыймадиевның "Телефонлы кәҗә", Г.Гыйльмановның "Илекәй батыр" әкиятләре рольләргә бүленеп укылды, шулай ук "Серле янчык" шигырьләр җыентыгын да балалар бик яратып тыңлады. 6-12 яшьлек балалар арасында сәнгатьле уку ярышы үткәрелде. Балалар китап күргәзмәсендәге бик күп китапларны укырга алып өйләренә таралыштылар.