"Алиш премиясе лауреатларын укыйбыз"
Югары Тәкермән авыл китапханәсе 26 февраль көнне "Алиш премиясе лауреатларын укыйбыз" акциясенә кушылды.
Китапханәче 1 сыйныф укучыларын Абдулла Алиш белән һәм ул премияне алган язучыларның китаплары белән таныштырды.
Йолдыз Шәрәпованың иҗаты белән тирәннән таныштырды, аның шигырьләрен укыды.
Балалар үзләренә ошаган шигырьләргә иллюстрацияләр ясадылар.