Центральная библиотека

"Әсәрләре халык күңелендә"

25 февральдә Кадрэк авыл китапханәсе Регионара "Читаем Еники" акциясенә кушылды. "Әсәрләре халык күңелендә" дигән күргәзмә төзелеп укучыларга тәкъдим ителде. Китапханәче язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. "Әйтелмәгән васыять," "Рәшә" повестьлары буенча фикер алышу булды." Бала", " Ялгыз каз", " Ана белән кыз" хикәяләре кычкырып укылды. Акциягә катнашучылар белән "Ә. Еникинең әсәрләре һаман халык күңелендә, һаман да халык кулында" дигән нәтиҗә ясалды.