Центральная библиотека

"Туган телем-үз телем, кая барсам, үз көнем"

Яңа Мәлкән китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре башлангыч мәктәп укучылары белән бергә 21 февраль көнне Туган тел көнен билгеләп үтте. Татар теле, халык аваз иҗатын яктыртып "Туган телем-үз телем, кая барсам, үз көнем" исемле күргәзмә ясалды. Шагыйрьләребезнең телебез өчен борчылып язган шигырьләре укылды, "Табышмак-мәкальләрне дәвам ит" уены уйналды. Бергәләп "Туган тел" җырын башкардык.