Центральная библиотека

"Еники әсәләрендә мәхәббәт бирелеше"

Наратлы Кичу авыл китапханәсендә регионара "Читаем Еники" акциясенә кушылып китап күргәзмәсе төзелде, яшьләр белән "Еники әсәләрендә мәхәббәт бирелеше" дигән әдәби дәрес үткәрелде. Китапханәче әдипнен биографиясе белән таныштырды.
Еники кайсы әсәләрендә нинди мәхәббәт турында сөйли? Яшьләр белән шул сорауга җавап эзләнелде һәм "Гөләндәм туташ хәтирәсе" повестеннән өзекләр укылды. Яшьләрдә бу кызыксыну уятты, Еникиның башка әсәләрен дә бик теләп укырга алдылар.