Центральная библиотека

"Иминлек һәм игелек дине"

23.02 көнне Әтрәкле китапханәсендә балалар һәм авылыбыз абыстае Роза апа Мухаметзянова белән очрашу үткәрелде. "Иминлек һәм игелек дине" исемле китап күргәзмәсе куелды.
Роза апа гомер буе мәдәният өлкәсендә хезмәт итте,шуңа күрә балалар белән уртак тел табу аңа бик җиңел. Ул балаларга ислам дине, аның нечкәлекләре һәм пәйгамбәрләр турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.
Очрашудан соң, үзебезнең хак динебез турында тагын да тирәнрәк белергә теләү хисе калды.