Центральная библиотека

"Татар әдәбиятының морзасы"

22.02 көнне Әтрәкле китапханәсендә "Әмирхан Еникине укыйбыз" акциясенә кушылып, талантлы татар язучысына багышлап чара үткәрелде.
"Татар әдәбиятының морзасы" дигән китап күргәзмәсе укучыларга алдан ук тәкъдим ителде.
Өлкән яшьтә булуга карамастан, һәрбер язучыны яратып укый торган, Рахматуллина Кифая апа белән китапханәче авторның "Матурлык", "Бер генә сәгатькә", "Ялгыз каз", "Ана һәм кыз", "Курай", "Бала", "Әйтелмәгән вәсыять", "Чикерткә" хикәяләре белән таныштырдылар. 
Емирхан Еники каләменең үзенчәлеге -вакыйгаларны, беренче карашка, гади генә кебек, ләкин шул ук вакытта җентекләп, матур итеп тасвирлау. 
Күпме еллар узуга карамастан, татар классикларының әсәрләре китап укучылары арасында аерым урын алып тора.