Центральная библиотека

"Халкымның күңел җәүһәрләре"

21 февральдә Кадрәк авыл китапханәсендә "Балкыш" әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр белән Туган тел көненә багышлап "Туган телем- иркә гөлем" дигән бәйрәм уздырылды. "Халкымның күңел җәүһәрләре" дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Катнашучылар белән татар халык уеннары уйналды. Кызыклы сорауларга, табышмакларга җәваплар таптылар. Мәкальләрне дәвам иттеләр.Күргәзмәдәге китаплар тәкъдим ителде. "Татар телен, иҗатын сакларга, киләчәк буынга мирас итеп тапшырырга кирәк" дигән сүзләр белән бәйрәмебез тәмамланды.