Центральная библиотека

"Туган телем - иркә гөлем"

21 нче февральдә Тат.Мөшеге мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән чара үткәрелде, китаплардан күргәзмә ясап куелды. Нәкый Исәнбәт, Аяз Гыйләҗев, Роберт Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр укылды. Тел турында мәкальләр әйтелде. Чарада "Мирас" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнашты. Кичәне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.