Центральная библиотека

"И, туган тел"

21 февраль көнне Ләйсән балалар бакчасында китапханәче, клуб мөдире һәм тәрбияче белән берлектә "Тел-халыкның горурлыгы, Яшәве һәм барлыгы. Чиксез кыйммәтле хәзинә, Аның рухи байлыгы" цитатасы астында, Туган тел көне уздырлыды. Монда балаларга үзебезнең телебез, аның байлыгы турында сөйләдек. Туган телебездә матур шигырьләр укылды һәм бәйрәм "И, туган тел" җыры белән тәмамланды. Бәйрәм азагында балаларга кечкенә китаплар бүләк ителде.