Центральная библиотека

Туган тел көне

21 февраль -Туган тел көненә карата, Әтрәкле китапханәчесе "Кояшкай" балалар бакчасы белән чара үткәрде. Татар теле, халык иҗаты, әдәбияты, турында күргәзмә куелды. Халык авыз иҗатыннан әкиятләр, табышмаклар, сынамышлар, мәкальләр укылды. Балалар бик рәхәтләнеп уеннар уйнадылар: "Йөзек салыш", "Хикмәтле урындык", "Очты, очты". Һәрбер кешенең үз туган теле кадерле булырга тиешлеген ассызыклап, шигырьләр укылды.