Центральная библиотека

"Иң татлысы - Туган тел"

20 февраль көнне Бикбау мәдәният йортында "Наши истоки" читаем фольклор кысаларына кушылып, Халыкара тел көненә карата мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче катнашында "Иң татлысы - Туган тел" дип аталган чара уздырылды. Бу чараның максаты- татар халык иҗатының байлыгы булып торган мәкаль, әйтем, табышмаклар аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Һәр халык өчен туган тел - иң кадерле, күәтле, моңлы тел. Шул турыда китапханәче Нуруллина сөйләп узды. Бу чарада "Бердәмлектә көч" кызлары катнашты. Алар Г.Тукайның "Туган тел" җырын бергәләп башкардылар, шагыйрьләребезнеҗ туган телгә карата мәгьнәле һәм матур итеп язган шигырьләрен укыдылар, табышмак - сорауларга җаваплар таптылар, мәкальлләр әйтештеләр. Үз туган телебезне, илебезне яратып яшик.