Центральная библиотека

"И туган тел,и матур тел"

18 февраль көнне Югары Юшады авылы китапханəсе "Наши истоки. Читаем фольклор" акциясенə кушылды. Каран-азик авыл клубы белəн берлектə "И туган тел,и матур тел", "И тыван челхе, и хитрə челхе" дигəн кичə уздырылды. Шул исемдəге китап күргəзмəсе оештырылды. Балалар чуаш халкының милли йолалары, гореф-гадəтлəре, милли киемнəре, ризыклары белəн таныштырылды. Соңыннан күкли ризыгына мастер класс күрсəтелде. Балалар бик телəп катнаштылар. Кичə чəй табыны артында дəвам итте.