Центральная библиотека

"Муса Җәлил безнең арада"

16 нчы февраль көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга карата Җәлил дәресе үтте, "Муса Җәлил безнең арада" китап күргәзмәсе ясалды. Шагыйрьнең биографиясе, Минзәләдәге Муса Җәлил музее турында презентация күрсәтелде, шигырьләре яттан сөйләнелде, балаларның белемнәрен тикшерү йөзеннән "Ромашка" уены уйнатылды. Бәйрәм "Салют сиңа Муса Җәлил" җырын тыңлау белән тәмамланды.