Центральная библиотека

Фәнзаман Баттал

16 нчы февральдә юмористик һәм сатирик хикәяләр, шигырьләр авторы Фәнзаман Батталның тууына 80 ел тулды. Аның иҗатына багышлап Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә күргәзмә оештырылды. Юмор остасы булуына карамастан анын әсәрләрендә милли азатлык көрәше турында кыю фикерләр, тормыш яшәешенә кагылышлы фәлсәфи уйланулар да чагылыш таба, әдип үзенең иҗатында яшь буынны тәрбияләүгә дә зур игьтибар итә. Китап укучылар язучының әсәрләре белән таныштылар, китаплар тәкъдим ителде.