Центральная библиотека

"Халкымның күңел җәүһәрләре"

18 февральдә Кадрэк авыл китапханәсе "Наши истоки. Читаем фольклор" акциясенә кушылды. Җәмәк "Салават күпере" балалар бакчасы, Кадрэк авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә "Халкымның күңел җәүһәрләре" дигән иртәнге дәрес уздырылды. Шул исемдәге күргәзмә төзелде. Китапханәче күргәзмә белән таныштырды. Балалар табышмакларга җавап таптылар, мәкальләр әйттеләр. Җәмәк балалар бакчасы тәрбиячесе татар халкының милли киемнәре, чиккән сөлгеләр, суккан паласлар белән таныштырды. "Түбәтәй" уенында балалар бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең төп максаты да элек- электән килгән гореф- гадәтләр белән балаларны таныштыру иде.