Центральная библиотека

"Афганистан -безнең хәтер һәм яра"

16 февраль көнне Иркәнәш авыл җирлеге, СДК һәм китапханә белән берлектә совет гаскәрләренең Афганистаннан чыгарылу уңаеннан авылдаш интернационалистларга багышланган кичә үткәрде. Кичәдә 5 афганчы авылдашыбыз һәм килгән кунаклар катнашты, алар үзләренең хезмәт итү дәверендә булган истәлекләре белән уртаклашты. Кичәдә җырлар, шигырьләр яңгырады. "Афганистан -безнең хәтер һәм яра" диеп аталган китап күргәзмәсе оештырылды.