Центральная библиотека

Фәнзаман Баттал

16.02.19. Усай авыл китапханәсендә юмор һәм сатира остасы Фәнзаман Баттал истәлегенә, аның иҗатына багышланган күргәзмә ясалды, әдәби кичә узды. Китапханәче Шәмсемөхәммәтова К. язучының кечкенә вакыттагы тормышы белән таныштырды, "Йә ут бул, йә юк бул" хикәясен укыды. Китапханәбездә оештырылган "Яшел лампа" берләшмәсенә йөруче Гәрәева Нәкыянең Ф.Батталнын әсәрләре турындагы чыгышы беркемне дә битараф калдырмады, йөзләрдә елмаю уятты. Ул балаларга Ф. Батталның "Шаян сабантуй" исемле юмористик шигырен дә укыды. Бу чара балалар күңеленә бик хуш килде.