Центральная библиотека

"Әфганстан яши хәтеремдә"

15.02.19. Усай авыл китапханәсендә Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәгән авылдашыбыз Сәхәбиев Инсаф Нурулла улы белән очрашу булып узды. "Әфганстан яши хәтеремдә" дип исемләнгән әлеге чараны китапханәче Шәмсемохәммәтова К.А. үткәрде. Сугышчы-интернационалист солдат хәтирәләре белән уртаклашты, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерде, фоторәсемнәрен күрсәтте. "Сугыш күптән бетсә дә, ярасы гомергә йөрәктә калды. Әфган җирендәге сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты"-диде. Ул укучыларны һәр туган көнгә сөенеп, туган ягыбыз белән горурланып яшәргә чакырды. Үзләренең гомерләрен дә аямыйча сугышчан бурычларын үтәгәннәрне без онытырга тиеш түгеллеген искәртте. Әлеге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашып, исән-сау әйләнеп кайткан, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәхәрендә яшәүче авылдашларыбыз Гәрәев Әнвәр һәм Салихов Мөнирне дә искә алып үттек. Кичәнең азагында кунагыбыз сорауларга җавап бирде. Соңыннан барыбыз бергә җыелышып истәлеккә фоторәсемгә төштек.