Центральная библиотека

Муса Җәлилнең туган көне

14 нче февраль - татар халкының сөекле улы, кахарман шагыйре-Муса Җәлилнең туган көне. Әтрәкле китапханәсендә герой-шагыйрь хөрмәтенә китап күргәзмәсе куелды. "Кояшкай" балалар бакчасында һәм башлангыч мәктәптә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты искә алынды, шигырьләре сөйләнде, сорау-җавап оештырылды, ребуслар чишелде. Балалар бакчасыннан Гильмуллина Назлыгөл "Карак песи" шигырен конкурска әзерләде. Мәктәптә укучылар "Кызыл ромашка", "Чишмә", "Яулык" шигырьләрен яттан сөйләделәр. Балалар шагыйрьнең аянычлы тормышын, немец фашистларның явызлыгын, сугыш китергән кайгыларны шигырьләре аша күз алдына китерделәр. Патриот-шагыйрьне һәрвакыт ихтирам белән искә алырлар дип ышанабыз.
Бөек шагыйрәбезгә өлкән яшьтәге китап укучылар да битараф түгел, чөнки Муса Җәлил турында әле дә матбугат битләрендә мәгълуматлар чыккалый.