Центральная библиотека

"Җәлилне беләсенме?"

Герой - шагыйрь Муса Җәлилне искә алып, бүген Югары Тәкермән авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә 6 һәм 7 сыйныф укучылары арасында "Җәлилне беләсенме?" дигән викторина уздырды.
Шагыйрьнең иҗатына багышлап "Җыр дәвам итә" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәшбиева Н.Н. шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.