Центральная библиотека

Бөтендөнья Радио көне

13 февраль Бөтендөнья Радио көне. Бу көнне беренче тапкыр 2012 елда билгеләп узалар. Радио- эзлексез элемтәне тәэмин итеп, эшлекле элемтәләр үсешенә, барган вакыйгалары турында мәгълуматы тапшыру, халыклар арасында аралашуга зур өлеш кертә. Элемтә тармакларының нәтиҗәле һәм, күп очракта, инновацион эше икьтисадны, социаль һәм мәдәни - рухи өлкәләрне ныгытырга ярдәм итә. Шул уңайдан мәдәният йортында радиотапшыру уздырылды. Радионың кирәклелеге турында сөйләп кителде, һәм радио дулкыннарында язучылар турында тапшыру барды. Әмирхан Еникиның 110 еллыгына, Нияз Акмалның 65 еллыгына карата, һәм дә һәр ел саен Бөек герой шагыйребез Муса Җәлиилне искә алып китапханәче Нуруллина радиодан чыгыш ясады. "Бердәмлектә көч" оешмасы кызлары кич утырып тапшыруны тынладылар. "Гөләндәм туташ хатирәсе" әсәреннән өзеклэр укыдык. Нияз Акмал шигырьләренә тукталдык, Муса Җәлилнең "Жырларым", "Дулкыннар" җырларын тыңлап киттек. Кичә җыр-биюләр белән дәвам итте.