Центральная библиотека

"Муса Җәлил-кечкенәләр өчен"

13 нче февральдә бөек герой-шагыйребез Муса Җәлил туган көне якынлашу уңаеннан Тат.Мөшеге авыл китапханәчесе "Тамчыкай" балалар бакчасында кунакта булды. Балалар белән "Муса Җәлил-кечкенәләр өчен" дигән әңгәмә үткəрелде, шигырьләрен укыдык, ул иҗат иткән шигырьләргә язылган җырларны кечкенәләребез яратып башкардылар.