Центральная библиотека

"Дөнья - театр, ə кешелəр аның актерлары"

Театр сəнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендə 2019 ел -Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 12 февраль көнне Югары Юшады авылы китапханəсендə "Дөнья - театр, ə кешелəр аның актерлары" дип аталган китап күргəзмəсе оештырылды. Китапханəче укучыларга театр турында мəгълүмат бирде. Аннары Сабир Өметбаев исемендəге Минзəлə театрына багышланган видео күрсəтелде. Укучылар Г.Тукайның "Кызыклы шəкерт" шигырен рольлəргə бүлеп уйнап күрсəттелəр.