Центральная библиотека

"Киләчәк - эшче көчләр кулында"

2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игьлан ителде. Шул уңайдан Тауасты Байлар авыл китапханәсендә "Киләчәк - эшче көчләр кулында" дигән стенд эшли башлады. Күргәзмә аша укучыларыбыз хезмәт, һөнәрне дөрес сайлау, әдәби әсәрләрдәге эшче хөнәрләрнең яктыртылышы һәм башка бик күп төрле мәгьлумәтләр белән таныша алачак. Күргәзмәбез ел дәвамында яңа мәгьлумәтләр белән даими тулыландырылып торачак.